ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиялеләргә ТКХ хезмәтләре өчен бурычларга дәгъва белдереп булган өч очракны атадылар

0

Коммуналь хезмәтләр өчен счетларны үз вакытында түләргә кирәк, әмма барлык түләүләр һәм таләпләр дә нигезләнгән дип әйтеп булмый. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының гражданлык-хокукый дисциплиналар кафедрасы доценты Андрей Моисеев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, әгәр хезмәтләр тиешле булмаган сыйфатта күрсәтелсә, түләү мәҗбүри түгел. Судларда бигрәк тә кайнар су белән тәэмин итү турында мондый дәгъвалар бик күп. Әгәр суд дәлилләрне мөһим дип тапса, ул яңадан исәпләү турындагы таләпне канәгатьләндерә һәм хәтта әхлакый зыян өчен компенсация дә билгели.

Икенче нигез – вакытында түләнмәгән бурычлар. ТКХ өлкәсендә түләүләрнең күбесе буенча дәгъваның срогы өч ел белән исәпләнә. Әмма түләү-түләмәү турында карарны суд кабул итәргә тиеш.

Өченчесе – фатирның элекке хуҗаларының бурычлары. Кайбер очракларда аларны түләүне яңа хуҗага йөкләргә мөмкиннәр, ул исә, үз чиратында, судка мөрәҗәгать итәргә тиеш: хәтта акча инде идарәче компания тарафыннан күчерелгән булса да, аны кире кайтарырга мөмкин, дип сүзен төгәлләде Моисеев.