Баулы районында махсус хәрби операция ветеранының фатирында уңайлыклар тудырганнар
Баулы районында «Ватан сакчылары» дәүләт фонды махсус хәрби операциядзән яраланып кайтучыга ярдәм күрсәткән. Митряшкин махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп киткән. 2022 елда Озеровкада хәрбиләргә хәрби кирәк-яраклар илткәндә яраланган, берничә иптәшен алып чыгарга өлгергән.
«2023 елда махсус хәрби операция ветераны Иван Михайлович Митряшкин мөрәҗәгать итте. Аның терәк-хәрәкәт аппараты эшләми, шул сәбәпле инвалидлык алырга ярдәм иттек, шуның белән бәйле рәвештә хәрбиләргә ярдәм итү программасы кысаларында аның торагын җайлаштыру, тернәкләнү өчен техник чара бирү мөмкинлеге барлыкка килде», - диде «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Бөгелмәдәге вәкиле Сергей Аношин.
Аның сүзләренчә, аның торагын тиз җайлаштырганнар: эш почмагы булдырылган, ишек уемын алмаштырганнар, акыллы колонка куйганнар, душ кабинасын яңартканнар, уңайлы коляска алып биргәннәр.
Хәзер Иван йорт буенча һәм урамда да йөри ала. Коляска автоматлаштырылган, 42 мото-сәгать эшли. Баскычтан алып менү функциясе бар Махсус хәрби операция ветераны авылда яши, аңа туры килә торган коляскага заказ биргәннәр.
Фото: © Индира Сәйфуллина тәкъдим итте
Хәрбинең фатиры техника белән җиһазланган, аңа акылллы колонка ярдәм итә, утларны яндыру-сүндерү, робот-пылесос барысы да автомат рәвештә эшли.
Хәрби сүзләренчә, «Ватан сакчылары» фонды аңа тормышка кайтырга ярдәм иткән. Иван Митряшкин мини-ферма ачарга тели, әмма әле аны тагын бер катлаулы операция көтә.
Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 3 апрелендә махсус операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондын булдыру турындагы карарны имзалады. Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем шулай ук президент карары буенча булдырылган. Аны Федерация советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак җитәкләде.
Материал Индира Сәйфуллина ярдәме белән әзерләнде.