Татарстанда иртән -9 градуска кадәр салкын булачак
Чәршәмбе, 5 февраль, көндез Татарстанда явым-төшем көтелми.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бу көнне секундына 5-10 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыштан җил көтелә.
Иртән температура -4...-9 градус булачак. Көндез термометр баганалары -1...-6 күрсәтәчәк.
Шулай ук юлларда бозлавык булуы да ихтимал.