ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә шахмат турниры була

0

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры була. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Шахмат турнирына чакырабыз! 15 февральдә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов пр., 25) патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, «Моабит дәфтәрләре»нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган ​ шахмат турниры узачак. Шахмат уйнарга яратучы төрле буын вәкилләрен шушы чарага чакырабыз.​ Катнашучыларны теркәү - 10 сәгатьтә, турнир 11 сәгатьтә башлана», диелә хәбәрдә.