Дәүләт Думасында 2025 елдан социаль пенсия түләүләре үзгәрү турында сөйләделәр
Рәсми керем дәрәҗәсе лаеклы пенсия алу өчен төп фактор булып тора. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты, Бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Никита Чаплин белдерде. RT шул хакта хәбәр итә.
1 пенсия коэффициентын алу өчен бер еллык хезмәт хакы 275,9 мең сумнан да ким булмаска (аена якынча 23 мең сум) тиеш, дип белдерде парламентарий. Нәкъ менә тупланган баллар иминият түләүләренә йогынты ясаячак – коэффициентлар никадәр күбрәк тупланса, пенсия шулкадәр югарырак була.
Әгәр 2026 елда иминият пенсиясен рәсмиләштерергә ниятлисез икән, сез эш стажыгыз дәвамында ким дигәндә 30 балл тупларга тиеш. Шул ук вакытта бала яшь ярымга җиткәнче декрет һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты белән пенсияне арттырырга да мөмкин.
Депутат искәрткәнчә, 2025 елның гыйнварыннан база күрсәткечләре индексацияләнгән. Хәзер 1 пенсия баллы 142,76 сум тора (+9,71 сум). Теркәлгән түләүне дә 8728,73 сумга кадәр (+593,85 сум) арттырдылар.