ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Белгеч: Салкыннар кайту көзге һәм бакча культураларына файдага булачак

0

Татарстанга синоптиклар фаразлаган салкыннар кайту көзге культураларга да, бакча культураларына да файдага булачак. Аномаль җылы һава торышы сакланса үсемлекләрдә вегетация чоры башланыр иде. Салкыннар кайткан очракта исә алар тынычлык хәлендә калачак, мартта килергә мөмкин булган суыкта уңыш һәлак булмаячак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор Мира Пономарева сөйләде, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.

«Әгәр яз иртә килеп, мартта хәтта «уңдырышлы» басулар да кар катламыннан арынса, үсемлекләрдә вегетация чоры башланачак. Кинәт -7 градуска кадәр салкыннар килсә, чәчүлекләр һәлак булачак. Бигрәк тә калкулыкларда урнашкан кырларда, мәсәлән, республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә, көньяк-көнбатышта урнашкан Буа зонасында мондый куркыныч зур», — дип аңлатты галим.

Тикшеренүче әйтүенчә, Татарстанда таралган уҗым культураларының ТатНИИСХ белгечләре чыгарган сортлары климат үзгәрешләренә көньяк культураларына караганда күпкә чыдамрак.

«Шуңа күрә салкыннар кире кайту көзге культураларның Татарстан сортлары өчен бик үк уңай булмаса да, артык куркыныч түгел. Арыш һәм бодайның без селекцияләгән көзге сортлары республика басуларында 53 һәм 35 процентны тәшкил итә», - диде ул.

Аномаль җылы һава торышы булганда белгечләр кар аз булган басулар өчен борчыла. Хәзерге вакытта төбәктә кар катламы калынлыгы 4 сантиметрдан 23 сантиметрга кадәр. «<...> яңгыр яуса, ул (кар — Т-и. иск.) бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Кар 20 сантиметр чамасы булган урыннарда үсемлекләр тирән тынычлык хәлендә, үсеп китмиләр, алар өчен әлегә борчылмыйбыз», - диде ТатНИИСХ баш фәнни хезмәткәре.

Бакча культураларына килгәндә, салкыннар алар өчен файдалы булачак, ди Мира Пономарева. Чөнки салкыннар инде башланган уяну процессын туктатачак.

«<...> мәсәлән, карлыган бөреләре бүртте инде. Әгәр җылылык дәвам итсә, үсемлекләр тәмам уяначак, аларда сок хәрәкәте башланачак. Мартта суыклар килгән очракта, алар һәлак булачак. Узган елда майда салкыннар килеп, алма уңышын юк иткән кебек», — дип аңлатты белгеч.

Бүген төнлә Татарстанда термометр баганалары -7 градуска кадәр төште. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, тиздән республикада антициклон йогынтысы сәбәпле салкын һава торышы урнаша. Температура төнлә -14..-19 градус, көндез -4..-9 градус була.