Россия Герое Рәсим Баксиков: БПЛА һөҗүмнәрен фотога төшереп, сез дошманга ярдәм итәсез
ТР Дәүләт советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков ни өчен дошман пилотсыз очкычлары һөҗүм иткән мизгелләрне һәм БПЛА төшкән урыннарны фотога төшерергә һәм Интернетта урнаштырырга ярамавын аңлатты.
«Дошман бу мәгълүматны халыкка каршы мәгълүмати һөҗүм ясау өчен кулланачак. Бу күптән билгеле мәгълүмати сугыш алымы. Безнең дошман бу сәнгатьтә шактый оста. Алар шулай итеп күптән түгел Сирия армиясен җиңде. Бу мондый әйберләр белән шөгыльләнергә ярамауны исбатлый торган ачык мисал», - дип сөйләде «Татар-информ»га Рәсим Баксиков.
Дошман бу сурәтләрне төрлечә куллана ала, тик безнең файдага кулланмаячагы билгеле, диде Россия Герое.
«Шуны аңларга кирәк, әгәр син мондый мәгълүматны Интернет челтәрендә урнаштырасың икән, син дошманга файда эшлисең. Моңа җаваплы карарга кирәк. Безнең җәмгыятьтә уйлый белүче кешеләр булырга тиеш. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара. Хайп өчен мондый мәгълүматны таратучы җавапсыз кешеләр Җиңүгә тенденцияне какшата. Гражданлык җаваплылыгын кушыгыз, башыгызны эшләтегез», - дип ассызыклады депутат.