Дума маркетплейсларны Россия товарларына өстенлек бирергә мәҗбүр итәргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутатлары Федераль Җыен түбән палатасына яңа закон проектын кертте. Әлеге закон маркетплейсларны Россиядә җитештерелгән товарларны каталогның яки эзләү нәтиҗәләре чыгарылган битнең беренче биш позициясендә күрсәтергә мәҗбүр итәргә тиеш. Документ Дәүләт Думасы электрон базасында урнаштырылган.
Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, новелла кабул ителгән очракта маркетплейслар «Россия Федерациясендә җитештерелгән товарларны каталогларының яки кулланучы эзләгән товар буенча тәкъдимнәр чыгарылган битнең беренче биш позициясендә күрсәтүне тәэмин итәргә» мәҗбүр булачак.
Әлеге законны кабул итү үзебезнең илдә җитештерелгән товарларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттырачак, Россия сәнәгате үсешен стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный инициатива авторлары. Нәтиҗәдә шулай ук халыкның мәшгульлеге һәм төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре артырга тиеш.
Товарларны үзебездә җитештерелгән товарлар категориясенә кертү критерийларын Россия Хөкүмәте билгеләячәк.
«Башта үзебезнекеләр, аннары калганнар. Онлайн-витриналар шулай эшләргә тиеш. Эзләгәндә беренче позицияләрдә бары тик үзебезнең продукция генә күрсәтелергә тиеш. Аны сатып алып, без илнең киләчәгенә өлеш кертәбез. Моны инвестиция дип санарга була. Сатып алучылар өчен монда бары тик плюслар гына», — дип китерә РИА Новости журналистларга проект авторларының берсе — Дмитрий Гусевның сүзләрен.
«Моннан тыш, без шул рәвешле үзебез турында бөтен дөньяга белдерә алачакбыз. Безнең маркетплейслар хәзер халыкара аренага чыга», - дип белдерде парламентарий.