Түбән Камада студентлар махсус операция хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә
Түбән Кама политехник көллияте студентлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Мең ярымга якын кеше катнашындагы эшне оештыру өчен укытучылар график әзерләгән. Студентлар коры душ ясый һәм маскировка челтәрләре үрә.
Көллияттә 43нче маскировка челтәрен үргәннәр. Егетләр һәм кызлар ел дәвамында бу эшкә тәмам өйрәнеп беткән, хәзер алар ике катлы бер челтәрне 2-4 көндә ясый.
Политехник көллияттә патриотик тәрбия – өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
«Шулай ук бездә төрле конференцияләр, «Королёв укулары», төрле митинглар уза, Казаков укуларында катнашабыз. Мәсәлән, биредә митинглар үтә. Тәнәфестә җыелабыз, егетләр һәм кызлар безгә Ленинград блокадасы, гомумән, Бөек Ватан сугышы турында сөйли», – дип сөйләде Түбән Кама политехник көллиятенең волонтерлык үзәге җитәкчесе Елена Кононихина.
«Безнең көллиятне тәмамлаган, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләр бар. Без аларны һәрвакыт үрнәк итеп куябыз. Алар башкалар артына качмады, Туган иле, әнисе, әтисе алдында бурычын намус белән үтәргә китте. Студентлар белән бу хакта сөйләшкәч, егетләр билгеле бер нәтиҗәләр ясады. Баштарак бу җиңел булмады, хәзер исә моны инде аңлатырга кирәкми, барысы да аңлашыла», - диде Түбән Кама политехник көллияте директоры Татьяна Куприянова.
Кулдан үрелгән челтәрләр – иминлекнең өстәмә гарантиясе. Фабрикаларда җитештерелгән эшләнмәләрне кулланган очракта, аларны дошман дроннары бик җиңел таба ала, шулай итеп алар программалаштырылган. Бу хакта студентларга һәм укытучыларга «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары сөйли. Көллият төркем белән инде бер ел дәвамында хезмәттәшлек итә.
«Без махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре үрәбез, коры душ ясыйбыз. Менә хәзер без политехник көллияттә, маскировка челтәрләре ясыйбыз. Монда мастер-классларга бик күп кеше килә. Нигездә, әлбәттә, моның белән балалар шөгыльләнә, ләкин микрорайонда яшәүчеләр дә килә», - дип уртаклашты «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтеры Наталья Суворова.
Якын арада политехник көллияттә тагын берничә патриотик чара көтелә. Мәсәлән, һәлак булган солдатларның әти-әниләре катнашында махсус хәрби операция геройлары парталарын ачу. Шулай ук тиздән «Безне вакыт сайлады» портретлар экспозициясе эшли башлаячак. Моннан тыш, 80нче аерым чаңгы батальоны хәрбиләренә багышланган Ватан тарихы кабинетын булдыру планлаштырыла.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдергән иде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте