ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Путин волонтерлык оешмалары ассоциациясен булдыруны хупларга кушты

0

РФ Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә дәүләт башлыгы администрациясе һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе белән бергә Волонтерлык һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар халыкара ассоциациясен булдыру инициативасын хупларга кушты. Шулай ук Россия лидеры мондый оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Путин мондый йөкләмәне Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең һәм башка тугандаш дәүләтләрнең иҗтимагый берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалары арасында халыкара гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту өчен бирде.

Президентка 2025 елның 1 июленә кадәр эш нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә тиешләр. Алга таба исә Путинга һәр алты ай саен хисап бирергә кирәк була.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Моңарчы Путин балаларга вейп саткан өчен 2 миллион сумга кадәр штраф турында закон имзалады. Моннан тыш, хәзер Россиядә европротокол нигезендә яңа сайтлар аша юл-транспорт һәлакәте очрагы турында электрон хәбәр рәсмиләштереп була.