ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстаннан берничә кеше Путин указы нигезендә орден һәм мактаулы исем белән бүләкләнде

0

Татарстаннан 11 кеше дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

«Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» бүлекчәсе бүлеге башлыгы Дамир Шакиров, «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» бүлекчәсе идарәсе башлыгы урынбасары Рәис Разетдинов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

«Нурлатнефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы Александр Селезнев, «Әлмәтнефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең цех башлыгы урынбасары Олег Варинов, «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең Шашин исемендәге «Татнефть-Добыча» бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару департаменты бүлеге баш белгече Илдар Мөхетдинов, «Лениногорскнефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең катлам басымын саклау буенча остасы Рәмис Ибраһимов, «Азнакайнефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы Рифхать Фәрәхов, «Җәлилнефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы Ришат Галимов һәм «Баулынефть» нефть-газ эшкәртү идарәсенең нефть һәм газ чыгару операторы Федор Алексеев «Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Азык-төлек программасы» агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә ия булды. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев «Россия атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеме бирелде.

Моңарчы Путин балаларга вейп саткан өчен 2 миллион сумга кадәр штраф турында закон имзалады. Моннан тыш, хәзер Россиядә европротокол нигезендә яңа сайтлар аша юл-транспорт һәлакәте очрагы турында электрон хәбәр рәсмиләштереп була.