Махсус операциядә һәлак булган Зәй хәрбиләренең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды
Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре Динар Борһанов, Фәрхад Джураев, Сергей Корнилов, Станислав Леонтьев, Рөстәм Сайфуллин, Владимир Шков, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә орденны район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырды.
Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды.
— Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Бүгенге көндә якынча 600 егет хәрби антларына тугры булып, иң җаваплы урыннарда хезмәт итә. Егетләребез илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр, кызганыч, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмый. Шундый уллар үстергән әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Ә безнең Ватаныбыз бер генә — ул Россия. Сезгә сабырлык телибез, — диде чыгышында Разиф Галиевич.
Үзләре исән вакытта Станислав Леонтьев — «Махсус хәрби операциядә катнашучы», Владимир Шков «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Кызганыч, алар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булып, медальләрне ала алмыйча калган. Батырлык орденнары белән бергә аларның якыннарына медальләр дә тапшырылды.
Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.