Мисырда яшәүче милләттәшләр Нил елгасы буенда «Татарча пикник» оештырган
Мисырда яшәүче 40 кешедән артык татар активисты Каһирә шәһәрендә Нил елгасы буенда «Татарча пикник» оештырган. Әлеге чара Африкада беренче тапкыр үткәрелгән. Аны «Мирас» татар-башкорт берләшмәсенең актив әгъзалары оештырган.
«Мисырда татарлар саны бик күп. Алар арасында бирегә килеп, укый торган татарлар да бар. Мәсәлән, гарәп телен, дин, Коръәнне һәм башка фәннәрне өйрәнер өчен махсус Мисырга киләләр. Шулай ук, Россиянең төрле хөкүмәт проектларында да эшләүче татарлар җитәрлек. Пикникта без балык тотып, пылау пешереп, милли ризыклар белән сөтле чәйләр эчеп, якын арада үткәреләчәк чаралар турында фикер алыштык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мисырдагы «Мирас» татар-башкорт оешмасы рәисе Рамил Гариф.
Аның әйтүенчә, Мисырдагы татарларны берничә төркемгә бүлеп була. «Мәсәлән, беренче төркем - татарча сөйләшә белми торган татарлар. Алар бик күп. Гомумән, Мисырда Россиядән килгән 30-40 меңгә якын кеше яши, шуларның өч-дүрт меңе - татар. Татарча сөйләшә торган татарлар да җитәрлек. Гарәпләргә кияүгә чыккан татар кызлары, гарәп кызына өйләнгән татар егетләре, һәм, гомумән, тулаем татар гаиләләре дә бар», - диде ул.
Рамил Гариф Каһирәдә бөтен дөньяга танылган Әл-Әзһәр университеты барлыгын, аның бер мең елдан артык тарихы булган югары уку йорты булуын искәртте.
«Бик күп кешеләр укый анда. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр, Мисыр-Казан элемтәләре кысаларында эшләүче эшмәкәрләр дә шактый. Аллаһка шөкер, татарлар бар. Оешманы оештырганнан соң, татарларны барлап, уртак чаралар үткәрә башладык. Экскурсия, очрашулар үткәрдек, татарча укулар, ифтарлар, апрельдә Сабантуй оештырырга телибез. Унга якын бала татар телен укый. Ипләп кенә эшчәнлегебезне алып барырга тырышабыз», - диде Рамил Гариф.