ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Депутат махсус операциядә катнашучыларга бирелгән бүләк муляжларын сатуны тыярга чакыра

0

Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов маркетплейсларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелгән бүләкләрнең муляжларын сатуны тыю турында үз фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Башта хәтта үзем дә ышанмадым. Чыннан да, зур булмаган суммага хәрби бүләкләргә охшатып ясалган бутафор эшләнмәләр сатып алырга мөмкин икән», - дип искәртте ул.

Хәмитов әйтүенчә, хәрби батырлык россиялеләр өчен һәрвакыт изге төшенчә булды һәм бүген, Россия җәмгыяте әхлакый чистарыну чоры кичергән вакытта, кемнеңдер геройлыгында оятсызларча акча эшләү омтылышларына чик куярга кирәк.

«Геройларыбызга карата моннан да әхлаксыз мөнәсәбәтне күз алдына да китереп булмый! Алгы сызыктагы егетләр көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп илебезнең иминлеген саклый, без алга таба да гадәти тормыш белән яшәсен өчен көрәшә. Ә бу вакытта ниндидер бәдбәхетләр, геройлыкны базарда сата торган гадәти товарга әверелдереп, аларның батырлыгының бәясен төшерә», - дип өстәде депутат.