ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Акыл фабрикасы» проекты кысаларында тарих һәм инновацияләр турында сөйләштеләр

0

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек уңаеннан, гыйнвар-февраль айларында «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында медиа, яңа мәдәният, тарих, мәгариф һәм тәрбия, цифрлаштыру, бизнес юнәлешләре буенча алты түгәрәк өстәл оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тарих юнәлеше буенча түгәрәк өстәл узды. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Айзилә Абдрахманова хәбәр итә

Әлеге утырышта татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитете җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, Миркасыйм Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, тарихчы режисссер Энҗе Дусаева, тарих фәннәр кандидаты Айрат Фәйзрахманов, «Татнефть-Мирас» проекты җитәкчесе Мария Минеева, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин катнашкан.

Айзилә Абдрахманова хәбәр итүенчә, «җирле рух һәм яшьләр белән эшләү» темасы белән Дамир Исхаков чыгыш ясаган. «Ул үзенең чыгышында Татарстанның җирле тарихын һәм «җирле рух»ны саклау әһәмияте, яшьләр оешмалары аша тарихны популярлаштыру һәм региональ тарихны өйрәнү буенча проектлар булдыру турында сөйләде», - диде ул.

Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев тарихка хөрмәт тәрбияләү темасын күтәреп чыкты. Ул тарихи чыганакларны барлау һәм туплау мәсьәләсе, татар тарихында билгеле булмаган шәхесләрнең роле, аларның төрлелеге һәм формалашу үзенчәлекләре буенча фикерләре белән бүлеште.

Миркасыйм Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Татарстан тарихына кагылышлы дәреслекләр эшләү һәм тарих буенча төгәл повестка булдыруның мөһимлеген ассызыклады. «Мәгариф, мәдәният, туризм кысаларында конкрет проектларны тормышка ашыру юлларын булдырырга кирәк», – диде ул.

Тарихчы, культуролог, режисссер Энҗе Дусаева креатив кластер булдыру идеясен тәкъдим итте: «Тарихны сәнгать һәм иҗади проектлар аша популярлаштырырга була» дип аңлатты. «Бердәм экосистема формалаштыру – бүгенге көндә бик мөһим тема. Биредә тарих, мәдәният һәм төбәк белемнәре берләштереп өйрәнергә, үстерергә кирәк», – диде ул.

Тарихчы, тарих фәннәр кандидаты Айрат Фәйзрахманов мәдәни чаралар һәм концепция эшләү мәсьәләсен күтәрде. Ул тарихи фестивальләр оештыру идеясен тәкъдим итте, мәсәлән, «Иске Казан» фестивале. Моннан тыш, шәһәрләр үсеше институты белән тарихчылар арасында тыгыз элемтә булдыруның мөһимлеген искәртте.

«Татар яшьләре өчен тарихны өйрәнү һәм аны заманча форматларда тәкъдим итү мөһим. Безгә тарихны популярлаштыру өчен, иҗади алымнар кулланырга, яшьләрне кызыксындырырлык проектлар булдырырга кирәк», - диде татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитете җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.

Аның фикеренчә, моның өчен түбәндәге юнәлешләрне үстереп була: «Яшьләр оешмалары аша тарихны тарату: яшьләр клублары, дискуссия мәйданчыклары һәм тарихи квестлар оештырырга кирәк. Медиа һәм цифрлаштыру мөмкинлекләрен файдалану: татар тарихына багышланган подкастлар, төрле платформаларда тарих каналлары, социаль челтәрләрдә махсус контент ясый алабыз», – диде ул.

«Татнефть-Мирас» проекты җитәкчесе Мария Минеева Татарстан тарихына багышланган карта төзү идеясен дә тәкъдим итте. Моңа бәйле рәвештә «хакатоннар, туризм проектлары төзү һәм олимпиадалар кысаларында яңа идеяләр булдырырга кирәк», – диде ул. Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин семинарлар мәктәбе булдыру идеясен тәкъдим итте: «Институтлар белән берлектә уртак проектлар эшләргә, укытучылар һәм белгечләр өчен тарих буенча белем бирү мәктәпләре оештырырга кирәк», - диде.

«Без актуаль темаларны тикшереп, яңа идеяләр формалаштырырга, әлеге юнәлешләрне төбәкләрдә үстерергә тырышабыз. Әлеге утырыш барышында тарих буенча комиссия булдыру, аккредитация һәм белем бирү программалары аша тарихны ныгыту, контентны системалаштыру һәм, заманча алымнар кулланып, яшьләргә тарихны кызыклы итеп аңлату юллары турында фикер алыштылар», - диде Айзилә Абдрахманова.