ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тинчурин театры Әмирхан Еники хикәяләре белән «Сезне Ватан Онытмас!» спектаклен чыгара

0

Тинчурин театры Әмирхан Еники хикәяләре буенча «Сезне Ватан Онытмас!» спектаклен чыгара. Бу спектакль – 91 нче театраль сезонның дүртенче премьерасы.

«Премьера Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана. Әмирхан Еникның мәктәп программасында лаеклы урын алган өч хикәясе буенча эшләнгән спектакль берәүне дә битараф калдырмаячак. «Сезне Ватан Онытмас!» спектакле – яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре уятуга, яшүсмерләрдә туган телебезгә, туган илебезгә карата патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльнең нигезен Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре тәшкил итә. Инсценировка авторы – Шамил Фәрхетдинов, режиссер – Татарстанның атказанган артисты, режиссер, педагог Зөлфәт Закиров.

«2025 нче ел Россия Президенты карары буенча Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Спектакль өчен мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне сайладык. Әмирхан Еникиның сугыш темасына багышланган әсәрләренә икенче күзлектән карагач, биредә артистларга уйнар өчен никадәр мөмкинлек бар икәнен аңладым», – ди Зөлфәт Закиров.

Премьера 18 февральдә була. Башлана - 18.30 сәгатьтә.

Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карап булачак.

Укучыларга спектакльне кабул итәргә җайлырак булсын өчен аны спектакль-дәрес форматында эшләнгән.