ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яшьләр эшләре министрлыгы алга таба да Кара диңгезгә волонтерлар җибәрү турында әйтте

0

Бүген Татарстаннан 35 яшь волонтердан торган беренче отряд нефть агу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтү өчен Анапага юл тотты. Кирәк булган очракта мондый сәфәрләр алга таба да оештырылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Беренче эш вахтасы ике атна дәвам итәчәк. Егетләр һәм кызлар кайткач, без алар белән, һичшиксез, очрашачакбыз, нәтиҗәләр ясаячакбыз. Аннары, кирәк булган очракта, Татарстаннан студент-волонтерлардан икенче һәм өченче төркем оештырып җибәрүне хәл итәчәкбез», – диде ул.

Татарстаннан беренче волонтерлар төркеме бер тәүлектә җыелган. Аның составына Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән һәм республиканың башка уку йортларыннан 15 студент кергән. Бу Казан, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Түбән Кама яшьләре.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады һәм волонтерлар отрядының сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәтте. Республика яшьләрне барлык кирәкле әйберләр: экипировка, саклану чаралары, яшәү урыны һәм туклану белән тәэмин итте. Волонтерлар Витязеводагы лагерьдә яшәячәк. Бу яшьләр ике атна дәвамында эшләячәк зонадан ерак түгел.

Экологик фаҗига 2024 елның 15 декабрендә Керчь бугазында шторм вакытында Россиянең ике нефть танкеры бәрелешү нәтиҗәсендә килеп чыкты. Декабрьдән волонтерлар Кара диңгезгә нефть продуктлары агу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итә.

Социаль җаваплы яшьләрне тәрбияләү – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларының берсе.