Путин балаларга вейп һәм тәмәке сатканга 2 млн сумга кадәр штраф турында закон имзалады
РФ Президенты Владимир Путин балаларга тәмәке продукциясе, вейп һәм кальян саткан өчен штрафларны арттыру турында закон имзалады. Документ нигезендә, төзәтмәләр Административ кодексның 14.53 маддәсенә кертеләчәк.
Балаларга тәмәке, никотинлы продукция, аларны җитештерү өчен чимал, кальян һәм мондый матдәләрне куллану өчен җайланмалар саткан өчен гражданнарны 200-300 мең сум, вазифаи затларны 500-700 мең сум, юридик затларны 1,5-2 миллион сум штраф көтә.
Тәмәке продукциясен ваклап сату өлкәсендә чикләүләрне үтәмәгән яки тыюларны бозган өчен гражданнарга 10-20 мең сумга, вазифаи затларга 30-50 мең сумга, ә юридик затларга 90-120 мең сумга штраф салыначак. Таләпләрне кабат бозган өчен гражданнарга 20-30 мең сум, вазифаи затларга 50-90 мең сум, юридик затларга 120-150 мең сум штраф яный.
Насвай, никотинлы продукция яки чәйнәү, суыру яки иснәү өчен товарлар, тәмәке (күпләп яки ваклап) саткан өчен гражданнарга 150-200 мең сум, вазифаи затларга 300-500 мең сум, юридик затларга 1-1,5 миллион сум штраф салыначак.
Алкоголь яки тәмәке продукциясен маркировкасыз яки маркировкалау кагыйдәләрен бозып җитештергән өчен вазифаи затларга 300-500 мең сум, ә юридик затларга 700 мең-1 миллион сум штраф һәм административ хокук бозу предметларын конфискацияләү яный.