ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанга һәм тагын 20 төбәккә аномаль кыш сәбәпле саранча һөҗүме яный

0

Кыш аномаль җылы булу аркасында быел Татарстан Республикасына һәм Россиянең тагын 20 төбәгенә саранча һөҗүме яный. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Россия авыл хуҗалыгы үзәге докладында шулай диелә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Татарстаннан тыш, саранча Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Новосибирск, Оренбург, Самара, Саратов, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләренә, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь крайларына, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутия республикаларына да һөҗүм итәчәк.

Узган ел мондый субъектлар саны бер ярым тапкыр (14) кимрәк булуын да искәртик. Татарстан анда юк, ә күрше төбәкләр: Башкортстан Республикасы, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләре бар иде

Быел аграрийларга узган елга караганда 100 мең гектарга күбрәк җирне корткычларга каршы эшкәртергә туры киләчәк. Докладтан күренгәнчә, бу Казахстан белән чиктәш төбәкләр өчен аеруча актуаль булачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән, әлеге территориядә махсус отряд төзү һәм сиптергечләр сатып алуга 85,8 миллион сум акча бүленгән.

Шуның белән бергә, Россиянең кайбер төбәкләрендә саранча таралуга каршы көрәш буенча махсус өйрәнүләр үткәрелгән, шулай ук хәлне анализлау һәм чәчүлекләрне саклау буенча тиешле чаралар күрү өчен координацион үзәкләр булдырылган инде.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Александр Малько билгеләп үткәнчә, «саранчаларның күп ашаучан, туймас тамак булуы – аларның зур зыян китерүендә төп сәбәпләрнең берсе».

Хәер, белгеч сүзләренчә, Татарстанга тагын болын күбәләге дә һөҗүм итәчәк. Республикадан тыш, Белгород, Воронеж, Волгоград, Курган, Курск, Новосибирск, Омск, Пенза һәм Төмән өлкәләре, Кабарда-Балкар Республикасы, шулай ук Алтай, Краснодар, Красноярск, Приморье һәм Ставрополь крайлары да әлеге корткыч һөҗүме буенча куркыныч зонага кергән.

Малько әйтүенчә, тагын 18 төбәккә тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәшергә туры киләчәк. Әлеге төбәкләр арасында Татарстан юк.