ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиядә 2025 елның җәе иртәрәк киләчәк - синоптик

0

Россиядә 2025 елның җәе иртәрәк киләчәк, дип саный «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. 360.ru порталы шул хакта хәбәр итә.

«2025 елның җәе иртәрәк килер дим фаразларга мөмкин. Шундый тенденция күзәтелә – җәй фасылының озынлыгы елдан-ел арта», - диде Шувалов.

Аның фикеренчә, 30 процент ихтималлык белән быел җәй салкын килергә мөмкин.

Шувалов билгеләп үткәнчә, хәзер озак сроклы фаразларның ялгыш булуы ихтимал, чөнки моңарчы илебездә кыш быелгы сезондагы кебек җылы булмый иде. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, соңгы унъеллыкта Россиядә һава торышына бәйле экстремаль вакыйгалар саны арткан.

Элегрәк метеоролог Татарстанда аномаль җылылыкның сәбәбен атаган иде. Якшәмбе, 2 февральдә, республикада һава торышы март башындагы кебек булды.

Шулай ук Җирдә температурада чагылыш табуы мөмкин булган табигать күренеше күзәтелүе хакында хәбәр ителгән иде.