ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әтнә районы Яңа Шашы мәчетендә балаларны дөрес итеп азан әйтергә өйрәттеләр

0

Әтнә районы Яңа Шашы мәчетендә рес­публикакүләм «Азан бәйгесе»нең район этабы узды. Аны, елдагыча, район хакимиятләре ярдәме белән Татарстан Диния назәрате уздыра. Ул район хакимияте, район мөхтәсибәте һәм «Таң» күмәк хуҗалыгы ярдәмендә үтте. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.

Узган елгы кебек үк, ике МарсельВәгыйзов белән Әхмәдуллин һәм Миңгол Галиев бәйгегә килгән балаларны дөрес итеп азан әйтергә өйрәтте. Әйтүләренчә, төп асылы – татар мәкаме, татар моңы булу.

Марсель Вәгыйзовны җырчы буларак кына белүчеләр күптер. Ә ул бүгенге көндә мәдрәсәдә укый, Казан һәм Татарстандагы күп мәчетләрдә намазга чакырып аның тавышы яңгырый.

Югарыда телгә алган остазлар бәйгегә килгән 8-14 яшьлек балаларны беренче чиратта дөрес итеп сулыш алырга, аны азан әйткәндә дөрес итеп бүләргә, шул ук вакытта ноталарны кулланырга өйрәтте.

Бәйгедә катнашырга 48 бала теләк белдерде.

«Осталык дәресләре»ннән соң, остазлар «Телеграм-канал»да махсус төркем булдырып, азанчы балалар белән шунда аралаша торган була. Шул нигездә иң-иңнәрен сайлап алып, финалга үткәрәләр.

Фото: © https://atnya-rt.ru