ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда Сталинград сугышында һәлак булган солдатларны искә алдылар

0

Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар һәм Сталинград сугышында һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

1943 елның 2 февралендә 200 көн дәвамында Сталинградны һөҗүм белән алырга маташкан немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителде. Россиядә бу көнне ел саен Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Ватан Геройларын искә алу өчен Җиңү паркына бүген «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары, студентлар һәм иҗтимагый оешмалар активистлары, шулай ук шәһәрдә яшәүче битараф булмаган кешеләр килде.

«2 февраль – истәлекле дата, Сталинград сугышында җиңү көне. Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч яуларының берсе генә түгел, ул бөтен XX гасырның иң канкойгыч явы», - диде ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

«28 көндә Икенче бөтендөнья сугышында Польша алынды, шул ук вакытта Сталинградта немецлар нибары берничә йортны гына ала алды. 38 көндә Франция алынды – Сталинградта немецларга шул ук 38 көн бер урамнан икенче урамга күчү өчен кирәк булды», – дип искәртте Шиһабетдинов.

«Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге директоры Дмитрий Литвинов билгеләп үткәнчә, легендар яу бер миллион 200 мең кешенең гомерен өзде.

Бу көнне, 2 февральдә, 300 меңнән артык фашист гаскәре камалыш боҗрасында калды, дип искәртте Литвинов. Шулай ук Советлар Союзына каршы сугышкан барлык Европа илләре вәкилләре диярлек – Франция, Италия, Румыния, Польша гаскәрләре дә алар белән бергә боҗрага эләкте.

Литвинов ассызыклаганча, һәрберебез безнең азатлыгыбыз һәм бәйсезлегебез өчен үз гомерен корбан иткән кешеләрнең истәлеген кадерләп сакларга, шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасында фашизм калдыкларын юк итүче, безнең мәнфәгатьләребез сагында торучыларга актив ярдәм итәргә тиеш.

Чара мемориалга чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды.