Татарстанда дәүләт иминлеге органнары мактаулы хезмәткәре Сәетгәрәевны искә алдылар
Татарстанда Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Федераль иминлек хезмәте идарәсенең ветераннар советы әгъзалары дәүләт иминлеге органнарының мактаулы хезмәткәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераны генерал-майор Владимир Сәетгәрәевны искә алды. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Владимир Сәетгәрәевның танышлары һәм хезмәттәшләре аның сынаулар һәм җиңүләргә бай тормыш юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Алар шулай ук Сәетгәрәевның уртак эшне һәм җәмгыятьне үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Владимир Сәетгәрәев 1923 елның 7 февралендә Казанда туа һәм 2003 елның 27 маенда вафат була.
Ул Байкал аръягы хәрби пехота училищесында (1944), Ф.Э.Дзержинский исемендәге дәүләт иминлеге комитеты югары мәктәбендә (1964) һәм СССР Дәүләт иминлеге комитеты югары чик буе команда курсларында (1972) белем ала.
1936 елдан 1939 елга кадәр Лаеш һәм Балык Бистәсе авылларында яши. Аннары, 1942 елга кадәр, Чита өлкәсендә токарь булып эшли. Сугыш елларында, 1943 елның 16 гыйнварыннан 1943 елның 28 февраленә кадәр һәм 1944 елның 14 июненнән 1945 елның 14 маена кадәр, Кызыл Армиядә хезмәт итә.
Сугыштан соң Сәетгәрәев чик буе гаскәрләрендә төрле вазифалар башкара, шул исәптән чик буе заставасы башлыгы ярдәмчесе һәм өлкән оператив вәкаләтле хезмәткәр була. Шулай ук Әфганстанда оператив чараларда катнаша һәм СССР Дәүләт иминлеге комитеты югары чик буе команда курсларының укыту үзәген җитәкли.
1983 елдан запаста була. 1984 елда Казанга кайта, биредә «Союзнефтепромхим» фәнни-җитештерү берләшмәсендә эшли һәм Татарстан Дәүләт иминлеге комитеты ветераннар советын җитәкли. 2000 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
Владимир Сәетгәрәев Ленин ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз, Дуслык орденнары, 3 дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Туган илгә хезмәт иткән өчен» ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.