Даниядә экстремистик партия башлыгы Төркия илчелеге бинасы янында Коръән яндырган
Даниянең «Кырыс курс» экстремистик партиясе башлыгы Расмус Палудан Копенгагенда Төркия илчелеге бинасы янында Коръән яндырган. Видеоязманы ул X социаль челтәрендә урнаштырган.
«Кырыс курс» Дания территориясендә Исламны тыярга, шулай ук барлык мигрантларны депортацияләргә чакыра.
Исегезгә төшерик, 29 гыйнварда Швециядә башка Коръән яндыру акциясе оештыручысы Салван Момиканы атып үтерделәр.