Юрист февральдә озын яллар булмауның сәбәбен аңлатты
Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә, әмма Россия халкы өч көн рәттән ял итмәячәк. Бу өстәмә ял көне 8 майга күчерелү белән бәйле. Бу хакта юрист Ольга Владимирова хәбәр итте.
Россия законы нигезендә, бәйрәм шимбә яки якшәмбегә туры килгән очракта ял көне киләсе эш көненә күчерелә.
«Бәйрәм ял көненә (якшәмбегә) туры килүгә карамастан, быел Ватанны саклаучылар көне (23 февраль) уңаеннан озын ял көннәре булмый. Бу ял көне майга күчерелә», - дип китерә Владимированың сүзләрен РИА Новости.
Җитештерү календаре нигезендә, атнага биш көн эшләүче татарстанлылар 2025 елда 245 көн эшләячәк һәм 120 көн ял итәчәк. Киләсе озын яллар майда була. Татарстанда яшәүчеләр 1 майдан 4 майга кадәр, шулай ук 8 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, дип көтелә.