ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Азнакайда «Аударыш» ат өстендә көрәш ярышында якынча 60 спортчы катнашты

0

Бүген Азнакай районы Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә «Аударыш» ат өстендә көрәш буенча ярышлар узды. Бу хакта «Маяк» газетасы хәбәр итә.

«Татнефть» җәмгыяте оешуның 75 еллыгы уңаеннан уздырылган ярышларда Казан, Кукмара, Лениногорск, Бөгелмә, Дагыстан, Башкортстан, Ставропольскидан 60ка якын спортчы катнашты. Бу юлы турнирда өлкәннәр генә түгел, яшүсмерләр дә ат өстендә ярышты.

Спортчылар арасында Россия чемпионнары да, әле тәүге тапкыр гына катнашучылар да бар иде. Кайбер егетләргә, «чистага» җиңү өчен, 3 секунд вакыт та җитте.