ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов: Яңа Россия тарихында муниципалитетларга мондый игътибар булмады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә 29 һәм 30 гыйнварда Казаннда узган «Кече ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумы чараларын шәрехләде.

«Бу атнада, 29-30 гыйнварда, Казанда «Кече ватан - Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында «Яшәү өчен уңайлы мохит» юнәлеше буенча төбәк көннәре уңышлы узды, алар Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе җитәкчелегендә һәм Россия Федерациясе Президенты администрациясе ярдәме белән оештырылды», — дип искәртте ТР Рәисе.

«Минемчә, форум кысаларында тәҗрибә һәм алдынгы практика белән уртаклашу тормыш өчен уңайлы мохит булдыру өлкәсендә безнең эшне камилләштерергә ярдәм итәчәк. Бу зур чара булды. Минемчә, яңа Россия тарихында муниципалитетларга мондый игътибар [булмады] <...>», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Ниһаять, муниципалитетлар ягына менә шундый кызыксыну һәм ярдәм», — дип уртаклашты Татарстан Рәисе. Ахырда ул ил җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Кече Ватан – Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумы РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Ул Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе тарафыннан дәүләт башлыгы администрациясе ярдәмендә оештырылган. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы Россия Дәүләт советы комиссиясен җитәкли.