1 марттан Россия ягып җылыту өчен факттагы куллану буенча түләүгә күчәчәк
2025 елның 1 мартыннан Россиянең барлык төбәкләрендә күп фатирлы йортларда ягып җылыту өчен бары тик җылыту сезоны дәвамында гына түләячәкләр. Бу хакта доцент, Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы мөдире Михаил Косов искәртте. «Прайм» агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Хәзердән үк Федерациянең күпчелек субъектларында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җылылык өчен аны бирү чорында факттагы счетчиклар күрсәткечләре буенча гына түли. Әмма кайбер төбәкләрдә 1/12 системасы гамәлдә, ул вакытта торак милекчеләре җылылык өчен ел дәвамында тигез өлешләр белән түли.
«<...> россиялеләр йортлардагы җылылык өчен ел дәвамында тигез түли алмаячак - хәзер түләүләр ягып җылыту сезонына гына киләчәк. Фатирда яшәүчеләр счетчиклар буенча реаль чыгымнарны күрәчәк һәм бары тик кулланылган җылылык өчен генә түли башлаячак», — дип аңлатты икътисадчы.
Элек җылыту өчен түләүнең башка принцибы гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүчеләр квитанцияләрдә бурычлар суммасы, ремонт өчен җыелган акча һәм башкарылган эшләргә тотылган чыгымнар турында тулы мәгълүматны күрә ала.
РФ Төзелеш министрлыгында яңа кагыйдәләр ягып җылыту өчен исәп-хисапларның үтә күренмәлелеген арттырыр дип ышаналар, әмма гражданнарга түләү схемасын үзгәртүгә күнегергә туры киләчәк, диде Косов.
Татарстанда ягып җылыту өчен факттагы куллану буенча түләүгә 2015 елда ук күчте.