ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе администрациясенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

0

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе администрациясенең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу темага багышланган киңәшмәне ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.

Ул белдергәнчә, махсус хәрби операция, эчке сәяси көн тәртибе ТР Рәисе администрациясе хезмәткәрләре эшенә аерым җаваплылык йөкли. Бүген республика хакимияте алдында торган бурычлар арасында ул иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүне, башка актуаль юнәлешләрне атады. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм илтеп җиткерү, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, яңа территорияләр, шул исәптән Татарстанның шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм күрсәтүгә аерым билгеләп үтте.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан Муниципаль берәмлекләре башлыклары хәрби хәрәкәтләр зонасына 219 тапкыр гуманитар миссия белән командировкаларга барган. Сәфәров катнашучыларның барысына да бүген кирәкле һәм мөһим эш өчен рәхмәт белдерде.

Татарстанда 687 махсус хәрби операциядә катнашучы бүләкләнгән, шул исәптән 566 кешегә «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре бирелгән. Республикада ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде һәм актив эшли. Шулай ук Татарстан «Татарстан Геройлары» проектын («Геройлар вакыты» федераль проектына охшаш) эшләтеп җибәрүгә әзерли.

Әсгать Сәфәров төбәктә 2024 елда узган иң мөһим чаралар турында да искәртте. Бу шул исәптән Россия Президентын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау. Моннан тыш, 2024 ел Татарстан тарихына халыкара көн тәртибе белән кереп калачак – республика «Киләчәк уеннары» турнирын үткәрде, анда ил Президенты Владимир Путин һәм башка дәүләтләр лидерлары булды, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын, төрле илләр лидерлары катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын, БРИКС илләре уеннарын һәм, ниһаять, БРИКС илләренең 16нчы саммитын (анда дөньяның 24 иленең лидерлары булды, гомумән саммитта 36 ил катнашты) уздырды – ул Казанда 2024 елның октябрендә булды.

Республикада 2024 ел – Гаилә елы дип игълан ителде, шуның белән бәйле 1 меңнән артык чара үткәрелде.