Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» кабат эшли башлады
Лениногорск ЗАГС бүлеге булачак әниләр өчен «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» эшен яңадан башлап җибәрде. Һәр пәнҗешәмбе Лениногорск хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр белән гражданлык хәле актларын теркәү тәртибен аңлату өчен очрашулар уза. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Бала туганнан соң яшь ата-аналарда балага беренче документларны һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү буенча сораулар туа. Ә очрашуда нәкъ менә шул сорауларга җавап табу мөмкинлеге бар.
ЗАГС бүлеге баш белгече Лена Исламова булачак әниләргә бала тууны дәүләт теркәвенә алу тәртибе турында сөйләде, ата-аналар бурычы һәм әти-әниләрнең балаларны тәрбияләүдә югары җаваплылыгы турында сөйләде.