Ләйлә Фазлыева волонтерларны мәктәптән үк әзерләргә чакырды
Татарстанда балигъ булмаган яшьтән волонтерлар әзерләү эше үсәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Волонтерларның һәрберсенең волонтерлык сәгате бар. Һәркемгә үз-үзенә «без үзебезне ул сәгатьләрдә ничек күрәбез» дип сорау бирергә кирәк. Шуннан барысы да башлана да. Балигъ булмаганнар үсешенең башлангыч этапларында волонтерлыкка әзерлек булырга тиеш», - дип белдерде ул.
Ул якындагы елларда бөтен ил өчен актуаль булачак төп эш юнәлешләрен дә атады. Алар арасында яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, гаилә һәм патриотлык бар.
«Бу өч юнәлеш якындагы елларда бөтен ил өчен әйдәп баручы булачак. Моннан тыш, «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты белән эшләү мөһим. Без барлык тиешле чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш. Бөтен илебезнең алга баруы һәм гражданнарның социаль иминлеге сезнең белән бездән тора», - диде Фазлыева.
Татарстанның яшьләр сәясәтендәге уңышларын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Абрамов та билгеләп үтте.
«Татарстанда актив патриотик карашлы яшьләр өлеше 48 процент, ә ил буенча уртача 43 процент кына тәшкил итә. Республикада яшьләрнең 80 проценты үз юлын табу мөмкинлегенә ышана, ә төбәкләр буенча уртача 72 проценты», - диде Абрамов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның яшьләр сәясәте тәҗрибәсе тулаем ил буенча бу юнәлешне формалаштыруның мөһим өлешенә әверелде.