ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Ипигә бәя арту инфляция чигендә булачак

0

Россиядә ипигә бәя арту алга таба инфляциянең гомуми динамикасына туры киләчәк. РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Титов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ул ипи җитештерүнең үзкыйммәте даими рәвештә артуын, шул ук вакытта ашлык үзкыйммәттә беренче урында тормавын билгеләп үтте.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, һава шартлары уңай килсә, 2025 елда бөртеклеләр уңышы 2024 ел белән чагыштырганда артыр дип өметләнә. Алга таба барысы да һава торышына бәйле булачак, дип белдерде ведомство башлыгы урынбасары Максим Титов.

Россия агымдагы авыл хуҗалыгы сезоны (2024 елның 1 июле – 2025 елның 30 июне) нәтиҗәләре буенча бодай экспорты буенча дөньяда беренче урынны саклап калачак. Тышкы базарларга барлыгы 72 миллион тонна ашлык, шул исәптән 54,1 миллион тонна бодай чыгарылган.