ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

АКШта һәлакәткә очраган самолетта Россиянең элекке спортчылары Шишкова һәм Наумов булган

0

Вашингтонда һәлакәткә юлыккан самолетта Россия җыелмасы составында парлы фигуралы шуу буенча дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов та булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

51 яшьлек Шишкова һәм 55 яшьлек Наумов – 1994 елгы дөнья чемпионаты җиңүчеләре, алар шулай ук дөнья беренчелекләрендә парлы шууда көмеш һәм бронза призер, Европа чемпионатларында бер көмеш һәм дүрт бронза бүләк алган, 1995/96 ел сезонында Халыкара тимераякта шуучылар берлегенең Гран-при финалында җиңгән. Карьералары тәмамланганнан соң, Шишкова һәм Наумов тренерлык белән шөгыльләнә башлаган, 1998 елдан АКШта яшәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, пассажир самолетында парлы шууда СССР чемпионатының бронза призеры Инна Волянская да булган.

Вашингтон өстендә Bombardier CRJ700 пассажир самолеты һәм хәрби вертолет бәрелешү турында мәгълүмат 30 гыйнвар иртәсендә килде. Һәлакәткә очраган самолет Рональд Рейган исемендәге аэропортттан ерак түгел Потомак елгасына төшкән.

Авиакомпания мәгълүматларыннан күренгәнчә, самолетта 64 кеше булган. Reuters агентлыгы вертолетта өч хәрби булуы турында хәбәр итә. BNO News агентлыгы мәгълүматларына караганда, Потомак елгасыннан ким дигәндә 19 кешенең мәетен чыгарганнар. Коткару операциясе дәвам итә.