ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

АКШта һәлакәткә очраган самолет бортында фигуралы шуучы Инна Волянская булган

0

Вашингтонда һәлакәткә очраган самолет пассажирлары арасында СССР чемпионатының парлы шууда бронза призеры Инна Волянская булган, дип яза ТАСС үз чыганагына сылтама белән.

«Һәлакәткә очраган самолет бортында элек Россиядә яшәгән фигуралы шуу буенча тренер Инна Волянская булган», - ди агентлык әңгәмәдәше.

Инна Волянскаяга 58 яшь. Ул Валерий Спиридонов белән парлап чыгыш ясады. Пар СССР чемпионатында (1980) бронза яулады, СССР халыклары спартакиадасында (1982) җиңде һәм СССР кубогына (1980) ия булды.

Элегрәк РИА Новости чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолет бортында шулай ук фигуралы шуу буенча 1994 елгы дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов та булган.

Вашингтонда Bombardier CRJ700 пассажир самолеты белән хәрби вертолет бәрелешү турында мәгълүмат 30 гыйнвар иртәсендә билгеле булды. Бәрелешүдән соң самолет Рональд Рейган исемендәге аэропорттан ерак түгел Потомак елгасына килеп төшкән.

Авиакомпания мәгълүматларына караганда, самолет бортында 64 кеше булган. Вертолет бортында өч хәрби очкан булган, дип хәбәр итә Reuters. BNO News мәгълүматларыннан билгеле булганча, Потомак елгасыннан ким дигәндә 19 мәет чыгарылган.