ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан яшәү өчен уңайлы мохит булдыруда күп эш башкара

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Кече Ватан – Россиянең көче» II бөтенроссия муниципаль форумының икенче көнендә катнашучыларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Чарада илнең 89 төбәгеннән 500гә якын кеше катнаша.

«Бездә 175 төрле милләт һәм халык яши. Туган республикабызда тынычлык һәм татулыкны саклап калу өчен барлык мөмкинлекләрне табарга кирәк. <...> Татарстанда яшәү өчен уңайлы мохит булдыру өчен күп эш башкарыла. Социаль объектлар, мәдәният һәм спорт объектлары төзелә. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да», - диде Мөхәммәтшин.

Соңгы ун елда төбәктә 33 миллиард сум гомуми суммага 400дән артык иҗтимагый киңлек төзелде яки реконструкцияләнде. Республика Рәисе инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 2020 елдан Татарстанда 5 меңнән артык ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел тагын 679 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

Моннан тыш, муниципалитетлар дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, шуның нәтиҗәсендә шәһәр һәм авылларның кыяфәте үзгәрә. Шунысы мөһим, теге яки бу территорияне төзекләндерү турындагы бер генә карар да халык белән фикер алышмыйча кабул ителми.

«Без бүгенге көндә авылларда яшәүчеләргә ярдәм итәбез. Без моны авылда традицияләр, гореф-гадәтләр, мәдәниятләр, телләр саклансын өчен эшлибез», - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

«Кече Ватан – Россиянең көче» II бөтенроссия муниципаль форумы Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә. Форумны РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе оештыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкли. Әлеге комиссия шул ук исемдәге илкүләм проектка кураторлык итә.

  • 2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтү ниятләнә.