Согуд Гарәбстанында татар мәгърифәтчесе Муса Бигиевка багышланган китап чыккан
Согуд Гарәбстанында татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиев турында гарәп телендә язылган китап басылып чыккан. Китапның исеме (العلامة موسى جارلله و موقفه من التقليد و الاجتهاد) «әл-Галлямә Муса Җаруллаһ вә мәүкыйфуһу мин әт-тәкълид вә әл-иҗтиһад (1292-1369 һ.) (1875-1949 м.)». Татарчага тәрҗемәсе: «Галимнәрнең галиме Муса Җаруллаһ һәм аның тәкълид белән иҗтиһадка карашы (һиҗри 1292-1369) (миляди 1875-1949)».
«Бу арада дөнья буйлап сибелгән берничә дустымнан куандыра торган хәбәр килде. Китапның исемен укыган мәлдә үк авторының кем булуын чамаладым. Ялгышмаганмын: әлеге әсәрне Мансур Габделбакый Бохари исемле кеше язган. Аның турында мин 2018 елдан ук беләм, ул да минем турында хәбәрдар. Без читтән торып таныштык, тик кулларны кысышып күзгә-күз карап сөйләшеп утырырга әлегә насыйп булмады», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бүлек мөдире вазифаларын башкаручы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Айдар Хәйретдинов.
Фото: китаптан скриншот
Аның әйтүенчә, Мансур Бохари - Төркестанның күренекле галимнәреннән булган Мөхәммәт Муса Төркистаниның (1904-1991) оныгы. «Муса Төркистани революциядән соң большевиклардан качып китеп Кәшгар, Әфганстаннарда яшәп, соңыннан Согуд Гарәбстанына барып урнашкан була. Муса Бигиев белән дә таныша, аннан белем ала, дуслашып өлгерә. Мансур әфәнденең Бигиев белән кызыксынуы да шуннан килә», - дип аңлатты галим.
«Китапның күләме 360 биттән артык. Аның эчтәлеге «фасыл» дип аталган биш бүлеккә бүленгән. Беренче фасылда Муса Бигиевнең нәсел-нәсәбәсе, тууы, үсеп җитешүе, нинди исемнәр белән танылганлыгы турында, укуы һәм гыйлем эстәве, аның шәкертләре турында бәян ителә. Икенче фасылда аның тормыш юлы, сәфәрләре, Бохара, Төркия, Мисыр, Хиҗаз һәм Шамда белем алуы, сәяси эшчәнлеге һәм биографиясенең башка бик күп сәхифәләре сурәтләнә», - диде Айдар Хәйретдинов.
Галим өченче фасылда Муса Бигиев турында аның замандашларының әйткәннәре, әсәрләреннән өземтәләр, китаплары, аларның язылу һәм нәшер ителүенең сәбәпләре турында сүз йөртелүен әйтте.
«Дүртенче фасылда Бигиевка тәэсир иткән акыл ияләре, аның гакыйдәсе, аның тәкълид белән иҗтиһад арасындагы карашлары һәм фәтвәләре, кяферләрнең тәмугта мәңгегә калулары-калмаулары мәсьәләсе, озын көннәрдә ураза тоту, ястү намазының фарызлыгы, һәм игътибарын җәлеп иткән башка дин кагыйдәләре мәсьәләләре турында мәгълүмат бирелә», - диде ул.
Фото: китаптан скриншот
Айдар Хәйретдинов китапның бишенче фасылында Муса Бигиевнең дусларына язган хатлары, васыяте китерелүен, авторның бу китапны язганда нинди максат куйган булуы да хәбәр ителүен билгеләп үтте. «Китапның фәнни-мәгълүмати материаллары эчтәлектән һәм телгә алынган шәхесләр исемлегеннән гыйбарәт. Якын арада әлеге китапның татар теленә тәрҗемә ителеп, халкыбызга ирешүен өмет итеп калабыз», - диде галим.
Айдар Хәйретдинов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков