Казанда биш катлы йорттагы фатирда җир казу эшләре башкару күршеләрне борчуга салган
Казан үзәгендә урнашкан биш катлы йортның беренче катында яшәүче хуҗа кеше фатирында җир казу эшләре башлаган. Күршеләре моны белеп, борчыла. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.
Торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе һәм әгъзалары фатир хуҗасыннан аңлатма таләп иткән һәм фатирны караган. Җир эшләре фатир чикләреннән чыгып, киңәеп киткән булу ачыкланган.
Йортта яшәүчеләрнең берсе фатир хуҗасы подвал ясамакчы булган, дип фаразлаган. Ләкин, аның сүзләренчә, мондый эшләр бина нигезенә яный (йорт 1960 елларда төзелгән).
Фатир хуҗасы исә идәнгә ремонт ясавын белдергән. Ул шулай ук мондый эшләр алып бару өчен полициядән тиешле рөхсәт алуын да әйткән. Әмма күршеләр полиция андый рөхсәт бирми, дип ассызыклый.
Йортта яшәүчеләр, борчылып, күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать иткән. Шәһәр хакимияте җавап итеп аңлатма юллаган, әмма тикшерү нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.
Җир асты юлын казуда катнашкан студентлар йортта яшәүчеләр белән сөйләшкәннән соң фатир хуҗасы белән хезмәттәшлекне туктатырга булган. Алар бу эшне игълан буенча табулары турында сөйләгән, диелә хәбәрдә.