ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Филология институты җитәкчелеге «Татмедиа» белән бергә кадрлар әзерләү турында сөйләде

0

29 гыйнварда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркындагы киңәйтелгән утырышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм студентлары кунакларны институтның «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырыла торган белем бирү программалары белән таныштырды.

2020 елдан башлап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында 3 төрле юнәлештә белем бирү программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - татар телендә камил яза һәм сөйли алучы, төрле редакцияләрдә, каналларда һәм сайтларда эшли алучы журналистлар әзерләүгә йөз тоткан «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» профиле.

Әлеге юнәлештә белем алучы 2 нче курс студентлары Ихтыяр Кыямов, Айгөл Фәттахова һәм 3 нче курс студентлары Камилә Билалова, Кәрим Газизуллин, Илнар Камаев уку процессы, редакцияләрдә практика узу мөмкинлеге һәм төрле медиапроектлары белән таныштырдылар.

«Безнең юнәлештә укучыларның «Татмедиа» карамагында булган төрле редакцияләрдә: яшьләр өчен чыга торган «Ялкын» һәм «Идел» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон газетасында практика узу мөмкинлеге бар. Шулай ук без үзебезне «ТНВ», «Шаян ТВ», «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә дә сынап карый алабыз», - диде студентлар кунакларга.

Филология фәннәре кандидаты Гүзәл Нәбиуллина студентлар белән берлектә тормышка ашырылучы медиапроектлар белән «ТНВ», «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, «Тәртип» радиосы җитәкчелеге кызыксынуын һәм хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын әйтте.

«Беренчедән, татар телендә медиапроектлар эшләү студентларга иҗат итү мәйданы булып торса, икенчедән, татар телендә видеоконтентның сыйфатын һәм санын арттыру, татар телен саклауга өлеш кертү ул. Телефона гына төшереп башлаган бу проектлар өчен студия булдырылды. Төрле темаларны колачлаган проектлар бар: татар халкының күренекле әдипләрен һәм татар фәнендә тирән эз калдырган галимнәрне танытучы «Әдипләребез», «Шәхес» проектлары, интеллектуаль күңел ачу, уен форматындагы «Салкын чәй», «Уйла», «Безнекеләр» видеопроектлары һәм «Татлы подкаст» дигән аудиопроект», – диде ул.

Әлеге медиапроектлар ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тарафыннан хупланган.

Шулай ук студентлар ясалма фәһем ярдәмендә эшләнүче проектлары турында да сөйләделәр. Кәрим Газизуллин «Нейрошагыйрьләр» дигән телеграм-каналын тәкъдим итте. Биредә ул татар шагыйрьләренең әсәрләре буенча ясалган сурәтләрне һәм яздырылган җырларны урнаштырып бара.