ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

29 гыйнварда температура рекорды буенча Казанны узып киткән шәһәрләр аталды

0

Казанда 2025 елның 29 гыйнварында температура +3,6 градуска кадәр күтәрелде. Бу әлеге көн өчен яңа температура рекорды булды. Моңарчы ТР башкаласында максималь температура күрсәткечләре 2002 елда теркәлгән булган (+1,7 градус), дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.

Әмма 29 гыйнварда температура рекорды тагын биш шәһәрдә яңартылган. «Казанда теркәлгән максимум» - чик түгел. Әйтик, Санкт-Петербургта шул ук көнне температура +5,3 градуска кадәр күтәрелгән. Шәһәрнең баш синоптигы Александр Колесов хәбәр иткәнчә, моңарчы «мәдәни башкала»да рекордлы күрсәткеч буларак 1898 елда теркәлгән +5 градус саналган.

Казанны бу көнне «температура максимумы» буенча Мәскәү шәһәре дә узып киткән. Башкала синоптигы Михаил Леус хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 29 гыйнварда температура +4,4 градуска кадәр күтәрелгән.

Моннан тыш, Тверь өлкәсендә 29 гыйнварда +4,4 градус теркәлгән. Моңарчы РФ субъектында 1989 елда теркәлгән +3,2 градус температура рекорды саналган.

Тулада исә шул ук көнне температура +4,3 градус тәшкил иткән. Бу шәһәр тарихында иң җылы 29 гыйнвар булган. Моңарчы Тулада бу көн өчен рекордлы температура 2016 елда теркәлгән (+3,3 градус).

Шулай ук, Леус сөйләгәнчә, Можайск шәһәрендә дә температура рекорды яңартылган (+3,9 градус).