Рәмис Латыйпов: Ясалма фәһемнең уңай якларын өйрәнеп, үз файдабызга дөрес итеп кулланыйк
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов редакция журналистларының Ясалма фәһем һәм нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсе турында сөйләде. Мәсәлән «Интертат.татар» сайтында беренче татар нейрожурналисты эшли – язмалар ясалма интеллект ярдәмендә Яхъя Фәгыймов тәхәллүсе белән языла. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады.
«Ясалма фәһем - интернеттагы мәгълүматны эшкәртеп, уртача нәтиҗәләрне тәкъдим итү сервисы. Ул татарча сөйләшә. Без аннан Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз - татарга бетү яныймы, дигән темага интервью алдык. Ясалма фәһем шигырь юллары яза, фото ясый, аны хәрәкәтләндерә. Аның мөмкинлекләрен күрсәтер өчен тулысынча Ясалма фәһем ясаган клип әзерләдек. Ясалма фәһем шигырь, музыка язды, үзе җырлады, клип геройларының фотоларын уйлап тапты, аларны хәрәкәтләндереп, клип ясады. Бу тулысынча ясалма фәһем ясаган татарча беренче клип, ул клип якынча ун мең сумга төште», - диде Рәмис Латыйпов.
Ул редакциядә хәзер Яхъя Фәгыймов дигән журналист эшләвен әйтте. «Ул - татарның беренче нейрожурналисты. Күп мәгълүматны эшкәртү белән бәйле язмалар әзерли. Бу язмаларда берничә дистә чыганактан алынган мәгълүмат. Мәсәлән, Татарстан әләме турында мәкалә язу өчен русча 200 битле «пдф» китаптан кирәкле темага мәгълүматларны табып, тәрҗемә итеп бирде. Билгеле, аны редакцияләргә, дөрес юнәлешләргә кертеп җибәрергә кирәк», - дип аңлатты баш мөхәррир.
Рәмис Латыйпов фикеренчә, Ясалма фәһем идеаль түгел. «Ул журналистның иҗади эшчәнлеген берничек тә алыштыра алмый: журналист өчен репортажга бармый, үз белдеге белән интервью эшләми. Ясалма фәһем кешеләрдән үрнәк алып эшләнгән, ул да җиңел юл эзли, ялкаулана. Хаталар да җибәрә, уйлап та чыгара. Аның белән эшләр өчен үзеңә акыллы һәм белемле булу кирәк. Дөрес юлга кертеп җибәргәндә, ул ярдәмче була ала. Билгеле, яман кешеләр аны начар максатларда да куллана ала», - диде ул.
«Дөньякүләм корпорацияләр, ярыша-ярыша, миллиардлар тотып яңадан яңа нейрочелтәр сервислары ача икән, бу үзгәрешләрне туктатып кала алмыйбыз. Аның ахыргы нәтиҗәсе билгесез. Әмма алар надан, без генә акыллы дип утыру дөрес түгел. Шуңа да безгә аның уңай якларын өйрәнеп, үз файдабызга дөрес итеп, кануннарны бозмыйча кулланырга тырышырга гына кала. Тагын бер ассызыклап әйтәм - бу журналистны алыштырмый, сезнең өчен эшләп бирми. Ясалма фәһем язган белән белән генә газета чыгарам дип уйласаң, аяныч хәлгә калуың бар», - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Ясалма фәһем сервисларының күбесе түләүле һәм аларны сатып алу өчен чыгымнар кирәк булуын искәртте. «Ясалма фәһем ул - сынау, шул ук вакытта яңа буынның казанышы да. Ул - инструмент. Инструмент бар икән – аны кулланырга кирәк һәм ул төзек булырга тиеш», - диде Рәмис Латыйпов.