Айдар Сәлимгәрәев мәгълүмат чараларының YouTube ны блокировкалауга ничек җайлашуын әйтте
YouTube тибындагы тыелган ресурсларны блокировкалаганнан соң татарстанлылар Россия сервисларын 40 процентка күбрәк куллана башлаган. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев IT-парктагы коллегиядә шулай дип белдерде.
«2024 елның төп вакыйгаларыннан берсе – Россия видеосервисларының «запастагыдан» «төп» ресурска әверелүе. 2024 елның декабреннән, YouTube видеохостингы тулысынча акрынайганнан соң, Россиядә «ВКонтакте» аны уртача айлык кулланучылар саны буенча узып китте (ВК – 92 миллион, YouTube – 89,6 миллион). «ВКонтакте»ның лидерлыгын «ФОМ-Татарстан» телефоннан сораштыру мәгълүматлары да раслый. Белгечләр фикеренчә, «VK Видео» һәм «VK Клипы» сервисларын үстерү «ВКонтакте»ның актив аудиториясе артуда төп фактор булды», - диде Сәлимгәрәев.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемнәре арасында язылучылар саны буенча «ЭФИР», «Бизнес-онлайн», «Enter медиа» һәм «Татарстан-24» - лидерлар рәтендә. Социаль челтәрдә постларны карау буенча «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Интертат», «ЭФИР» һәм «Мамадыш» төркемнәре әйдәп бара. Җәлеп итүчәнлек буенча «Татарстанда православие», «Шәһри Казан», «Тәтеш», «Авангард», «Минзәлә-информ» һәм «Enter медиа» алда.
«Шул рәвешле, төркемнең тематикасы никадәр конкрет булса, аның аудиториясе дә шулкадәр актив», - дигән нәтиҗәгә килде Сәлимгәрәев. Ул шулай ук Татарстанда яшәүчеләр мәгълүмат алу өчен файдалана торган Telegram-каналларны да телгә алды. «Медиааналитика мәгълүматлары буенча, республика рейтингында Telegram ERR (җәлеп итүчәнлек коэффициенты) буенча шиксез лидер – ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның аккаунты», - диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе.