Әсгать Сәфәров: Чит ил аудиториясе белән элемтәне көчәйтергә кирәк
Чит ил аудиториясе белән аралашуны көчәйтергә кирәк. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.
«Татарстан Россиянең яңа тарихында дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә һәм дөньякүләм зур вакыйгалар мәйданчыгына әверелде. Аерым алганда, узган елны Казанда БРИКС саммиты узды. Монда Россия халкының тормыш чынбарлыгын күрсәтергә, халыкара элемтәләрне ныгытырга кирәк. Мөмкинлекләрдән файдаланырга, безнең тормыш рәвешебезне, кыйммәтләребезне һәм казанышларыбызны төгәл һәм ачык итеп күрсәтергә кирәк», - диде Әсгать Сәфәров.
Аның әйтүенчә, хәзер хәрәкәт итәргә вакыт җитте. «Безгә үзебезнең музыкантлар, дизайнерлар, галимнәр, тикшеренүчеләр турында сөйләргә кирәк. Аларның иҗатын алга сөреп, без мәдәни байлыкны күрсәтеп кенә калмыйбыз, бөтен дөньяга Татарстанның энҗеләрен танытабыз, халкыбызның көче һәм таланты турында сөйлибез» - дип йомгаклады ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе.