ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Гидрометеорология үзәге Татарстанга салкыннар кайту вакытын атады

0

Татарстанда гыйнварның соңгы ункөнлеге аномаль җылы булуга карамастан, төбәккә әле салкыннар кайтырга мөмкин, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

«Быел кышын Татарстан халкы күп тапкырлар җылыту чорын күзәтте, әмма февраль һәм март айларында салкыннар кайтырга мөмкин. Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормада февральдә -10,7 градус, ә мартта -4,2 градус була», – дип билгеләп үтте ул.

Гоголь искәрткәнчә, 2007 елда республикада гыйнварда уртача температура -2,5 градус, ә 2001 елда -2,4 градус тәшкил иткән. Бу соңгы берничә дистә елда ике иң җылы гыйнвар булган. ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнварында температура рекордлы җылы күрсәткечләргә якын булачак.