ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Татарстанда Бразилия белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыштылар

0

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бразилиянең Россиядәге Илчесе Родриго Баэна Соарес белән очрашты.

ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, кунак Татарстанга БРИКС саммиты вакытында җылы кабул итүләре һәм очрашуны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерик, саммитта Бразилиянең 150дән артык кешедән торган делегациясен илнең тышкы эшләр министры Мауро Виэйра җитәкләде. Равил Әхмәтшин делегацияне өч көн дәвамында саммит программасы нигезендә озата йөрүне тәэмин итте.

«Соңгы елларда Россия-Бразилия мөнәсәбәтләре тотрыклы позитив динамика күрсәтә. Товар әйләнеше арта. Без Бразилия белән Татарстан арасында да хезмәттәшлек үсү һәм ныгуны телибез», – диде Әхмәтшин.

Яклар очрашу барышында сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлекне активлаштыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Шулай ук Бразилия Президенты Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чараларда катнашырга теләве турында белү күңелле булды, дип билгеләп үтте Әхмәтшин. Чакыруны аңа Россия Президенты юллады.