Екатеринбургта Татар ашлары фестивале була
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында Татар ашлары фестивален оештыру буенча эшче төркем утырышы узды. Ул татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм кулланучылар базары министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе, «Свердловск өлкәсе татарлар (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Чара 2025 елның 28 февралендә Татар милли ашлары кулинар фестивале форматында уза. Ул Свердловск өлкәсе Халык иҗаты сараеның «шахмат» залында (Екатеринбург шәһәре, Фестиваль урамы, 12 йорт) була. Конкурс программасы 10:00 сәгатьтә башлана.
Фестивальдә татар ашлары әзерләү конкурсы, профессиональ пешекчеләрдән татар ашлары әзерләү буенча мастер-класс, татар ашлары күргәзмәсе, презентацияләр, дегустация була. Шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.