Равил Әхмәтшин «Киләчәк уеннары»н оештырган өчен Татарстан Рәисе Рәхмәт хатларын тапшырды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү агентлыгы вәкилләре нәтиҗәле хезмәте һәм «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм уздыруга керткән зур өлешк өчен республика җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булды.
Республика җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән агентлыкның генераль директоры Антон Каре, генераль директорның беренче урынбасары Игорь Столяров һәм генераль директор киңәшчесе Дмитрий Годунов билгеләп үтелде.
«Киләчәк уеннары» турниры Татарстан һәм гомумән Россия тарихына кереп калды. Ул бик күп илләрне берләштерде, бик күп катнашучылар җыйды. Әлбәттә, уеннар искиткеч матур тамаша буларак та истә калачак. Әлеге зур эшне башкаруыгыз өчен рәхмәт. Рөстәм Нургалиевич сезгә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм оешмагызга зур киләчәк теләргә кушты», - диде Равил Әхмәтшин.
«Әлеге халыкара проектның язмышы нинди булачагына карамастан, Казан яңа халыкара спорт турнирының беренче башкаласы буларак тарихка кереп калды инде», - дип билгеләде Антон Каре.
«Компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы яңа технологик һәм спорт продуктын формалаштыру өчен 2022 елның мартында оештырылды. Кыска вакыт дәвамында агентлык проектны гамәлгә ашыру механикасын, ярышларның техник кагыйдәләрен һәм беренче «Киләчәк уеннары»ның исемлегенә кергән дисциплиналар буенча башка кирәкле документларны әзерләде.
Нәкъ менә агентлык хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе булдырылды. Хәзерге вакытта агентлык Халыкара иджитал-спорт федерациясенең Россия ягыннан әгъзасы булып тора һәм киләсе «Киләчәк уеннары»на илебезнең иң яхшы командаларын сайлап алу өчен бөтенроссия фиджитал-уеннар уздыра. Алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (2025 елның ноябрендә) һәм Казахстанда (2026 елда) узачак.
«Киләчәк уеннары» беренче мультиспорт турниры Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узды. 21 фиджитал-дисциплина буенча ярышларда 116 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. «Киләчәк уеннары»ның онлайн-трансляцияләрен 2,2 миллиард кеше карады.