Узган ел Татарстанда 12 меңнән артык кеше Саклану министрлыгы белән контракт төзегән
Узган ел Татарстан махсус хәрби операция зонасына контракт буенча 12 меңнән артык хәрби хезмәткәрне җибәргән.
«Без планны 7 процентка арттырып үтәдек, бер елда 12 меңнән артык кеше Россия Саклану министрлыгы белән контракт имзалады. Быел гыйнварда якынча 700 кеше контракт имзалады», - дип сөйләде «Татар-информ» га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе, подполковник Андрей Козлов.
Россия Саклану министрлыгы белән Татарстанда контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 млн сумга кадәр артты.
Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора. Ул сумма Татарстаннан 2,1 млн сум, РФ Саклану министрлыгыннан 400 мең сум, Татарстан муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Махсус хәрби операция зонасындагылар аена кимендә 210 мең сум акча ала.