ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Казанда биш катлы йортта 4 бала һәм 3 олы кеше сөрем газы белән агуланган

0

Казанда сөрем газы белән агуланудан өч бала зыян күргән. Алар - 1 яшьлек малай, 2 яшьлек кыз, 7 яшьлек малай, шулай ук 17 яшьлек яшүсмер. Балаларны һәм тагын 3 олы кешене Республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар.

Гадәттән тыш хәл кичә кич Рихард Зорге урамындагы йортта беренче каттагы фатирда булган. Ашыгыч хезмәтләр вентиляциянең һәм төтен юлының тартуын (тяга) теркәгән, әмма фатирда сөрем газы концентрациясе югары булган. Белгечләр биш фатирда газны сүндергән.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәлнең якынча сәбәбе газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган. Газ приборларына соңгы тапкыр 17 гыйнварда техник хезмәт күрсәтелгән.