ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Путинны үтерергә омтылыш булу турындагы сүзләргә Песков аңлатма бирде

0

Россия махсус хезмәтләре дәүләт саклавында булган затларның, шул исәптән РФ Президенты Владимир Путинның, иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшли. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков, Америка журналисты Такер Карлсонның имеш, АКШның элеккеге хакимияте Россия лидерына һөҗүм итәргә планлаштырган, дигән сүзләрен шәрехләп белдерде.

«Россия махсус хезмәтләре даими нигездә җәмгыять иминлеген һәм, әлбәттә инде, дәүләт саклавында булган затларның иминлеген, тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны башкара. Беренче чиратта дәүләт башлыкларының», - дип белдерде Песков (ТАСС буенча цитата).

Элегрәк Такер Карлсон журналист Мэтт Табби белән сөйләшкәндә АКШның элеккеге президенты Джо Байден администрациясен Владимир Путинны үтерергә омтылуда гаепләде. Шул ук вакытта ул бернинди нечкәлекләр һәм дәлилләр китермәде, дип яза «Татар-информ».