ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Гөлүсә Батталова: Бүгенге көндә сәләтле, үз сүзен әйтә алырдай яшьләр әдәбиятка бик кирәк

0

Иҗат белән генә яшәп буламы икән? Мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә дә алмам. Әгәр дә ул кеше иҗатын пропагандалый белсә, аны тәкъдим итә белсә, шушы иҗат иткән продуктын сата белсә, бәлки, иҗат белән генә яшь кешегә яшәп тә буладыр. Яшь кешеләргә әдәби мохиттә төрле-төрле конкурслар, акцияләр, чаралар, проектлар үткәрелеп тора.

Бүгенге көндә талантлы, җиң сызганып заман белән бер адымда атлап иҗат итә торган яшьләр әдәбияткә бик кирәк һәм тансык. Андый яшьләр булса, аның шартлары да табылыр иде, дип саныйм мин. Үз сүзен әйтә алырдай, әдәби мәйданга нык адымнар белән килеп керердәй яшьләр, гомумән, тормышта югалып калмаслар иде. Алар барыбер шушы мәдәният, әдәбият өлкәсендә ниндидер үзләренең урыннарын булдырып, матди яктан да, рухи яктан да ким-хур булмыйча яшәргә үзләренә җай табарлар иде, дип уйлыйм.

Бернигә дә карамастан, шундый якты, өметле яңа исемнәрне без әле киләчәктә ишетербез, дип ышанып калам, – ди ул.

Гөлүсә Батталова белән «Интертат» сайты өчен Алинә Хәйруллина сөйләште.

  • Гөлүсә Батталова: «Иҗат белән генә яшәп буламы икән?»